«Бәхетле балачак» бәйгесен уздыру вакыты озынайтыла (0+)
30
Июнь 2020
Сишәмбе
«ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсендә «Бәхетле балачак» шәһәркүләм иҗади бәйгесе 2020 елның 23 июленә кадәр озынайтыла. 1 июньнән 15 июльгә кадәр – катнашучылардан бәйге эшләре кабул итү; 16-20 июль – бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм һәр номинациядә җиңүчеләрне ачыклау; 21-23 июль – дипломнар тарату. Бәйгедә катнашу өчен гариза, түләү турында квитанция һәм бәйге эшләре (рәсем яки видео) 2020 елның 1 июненнән 15 июленә кадәр Үзәк балалар китапханәсенең biblio_cdb@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. |